6 декабрь 2019 яңалыклары
-
Яшьлек хатирәләре
Без Чаллыбаш авылында туып үскән кешеләр. Балачагыбыз шунда үтте. Һәркайсыбыз төрле якларга таралып, гаилә корып яшәсәк тә, авылыбызны онытмыйбыз. Җае булган саен бәйрәмнәрдә бергә җыелып туган нигезгә кайтабыз, урам әйләнәбез, яшьлек вакытларын искә төшерәбез.
-
Корноухово авылы мәдәният йортында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде
Шушы көннәрдә Корноухово авылы мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылучы акциянең максаты – әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын халыкка җиткерү, ВИЧ корбаны булмау өчен мәгълүмат тарату, әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп, берникадәр дәрәҗәдә булышу.
-
Балык Бистәсе районы башкарма комитетының архив бүлеге мөһим эш башкара
Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла! Алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан. Мәшһүр язучы Аяз Гыйләҗевның әлеге сүзләре күпмедер дәрәҗәдә архивлар эшчәнлеге миссиясен дә чагылдыра. Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, безгә олы бурыч йөкләнгән.
-
Үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узды
3 декабрь көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле идарәсе Кубогына үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бәйге шулай ук Инвалидлар декадасына да багышланды.
-
Күпме алданырга була?
Мошенникларның кыңгыр эшләре, нинди юллар, ысуллар белән алдаулары турында даими язып торуыбызга карамастан, райондашлар алдануларын дәвам итәләр.
-
Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында чаралар узды
Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Аның төп максаты–халык игътибарын физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларына ирешү.
-
Туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләренең музей җитәкчеләре «Түгәрәк өстәл» артында ни турында сөйләштеләр
Туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләренең музей җитәкчеләре «Түгәрәк өстәл» артында туган якны өйрәнү алымнары, аның турында материалны балаларга белем бирү һәм тәрбияләү эшендә киң куллану, туган якны өйрәнүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм конкрет карарлар кабул иттеләр
-
Балык Бистәсендә яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе Туган якны өйрәнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды.
-
Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный Аппараты «кайнар линия» үткәрә
10 декабрь - кеше хокуклары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный Аппараты 2019 нчы елның 9 декабрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр халык өчен хокукый мәсьәләләрне аңлатып «кайнар линия» үткәрә.
-
Балык Бистәсе укучылары эшләре Республика Президенты игътибарына лаек
Казанда 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр «Казан. Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» XIX нчы Халыкара күргәзмәсе булды.
-
“Кама плюс” район кулланучылар җәмгыяте пешергән икмәк-булка ризыклары сатыламы
Ассортимент арта, халык яратып ала
-
Балык Бистәсе район Советы утырышлар залында кемнәрне котладылар
Хезмәтләре бәяләнде